ТАТАРСТАН РОСРЕЕСТРЫ: КҮЧЕМСЕЗ МИЛЕК ОБЪЕКТЫН КАДАСТР ИСӘБЕНӘ КУЙГАНДА УНИКАЛЬ АДРЕС ИДЕНТИФИКАТОРЫН КҮРСӘТЕРГӘ КИРӘК

2026 елның 3 марты, сишәмбе

2026 елда гамәлгә кергән бу һәм башка закон яңалыклары турында «Prodom – Казан 2026» риелторлар һәм төзүчеләр өчен уздырылган конференциядә Татарстан Росреестрының күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Светлана Потапова сөйләде

Әйтик, 1 февральдән кадастр инженеры Росреестрга тапшыру өчен әзерли торган документларда объектның адресы турында аның уникаль идентификаторы рәвешендә мәгълүмат күрсәтелергә тиеш.

Исегезгә төшерәбез, уникаль адрес идентификаторы (ФИАС ID) — ул Россиянең Федераль мәгълүмати адреслар системасында (ФИАС) һәр адреска бирелгән цифрлы код. Бу үзәкләштерелгән мәгълүмат базасы, анда күчемсез милек объектларының рәсми адреслары саклана: фатирлар, йортлар, җир кишәрлекләре, офислар һәм башкалар.

Элек кадастр инженерлары техник һәм межалау планнарын әзерләгәндә объектның тулы почта адресын кулдан күрсәтергә тиеш иде. Язудагы теләсә нинди хата - хәтта бер артык хәреф тә исәп-теркәү гамәлләрен туктатып тору өчен сәбәп була алды. Хәзер документларда озын текст адресы урынына аның цифрлы коды - дәүләт адрес реестрында һәр йортка, участокка яисә бинага бирелә торган уникаль адрес идентификаторы күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International