


Бүген шәһәр планеркасы кысаларында бүләкләү тантанасы узды. Район башлыгы Рөстәм Нуриев мактаулы бүләкләр тапшырды.
Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттырудагы казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Алабуга муниципаль районы башлыгы урынбасары Александр Косов «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасында граждан хәле актларын теркәү өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты ТР АМР Башкарма комитетының Граждан хәле актларын теркәү бүлеге башлыгы урынбасары Елена Семеновага тапшырылды.
Татарстан Республикасында сайлау системасын үстерүгә керткән зур өлеше өчен Алабуга муниципаль районының территориаль сайлау комиссиясе әгъзасы Олеся Волкова ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Җитәкчеләрне лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз!