РАЙОН БАШЛЫГЫ «АЛАБУГА-ЭССЕН» МИНИ-ФУТБОЛ КЛУБЫНА МАКТАУ ГРАМОТАСЫ ТАПШЫРДЫ

2026 елның 3 марты, сишәмбе

2026 елда ир-атлар командалары арасында футзал буенча Татарстан чемпионатында җиңгән өчен Алабуга муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән «Алабуга-Эссен» мини-футбол клубы бүләкләнде.

Грамотаны район башлыгы Рөстәм Нуриев үзе тапшырды. Команда исеменнән бүләкне капитан Динар Гаязов алды.

 «Алабуга-Эссен» мини-футбол клубының тренеры – Альберт Төхвәтуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International