Бүген шәһәр планеркасында Алабуга укучыларына «Күңелле стартлар» муниципаль уенының чаңгы узышларында җиңгән өчен сертификатлар тапшырылды. Бүләкләү тантанасында «Махеев» хәйрия фондының башкарма директоры Илдар Галиев катнашты.
50 мең сумлык сертификатларны алдылар:
- 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы
- 8 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы
- Костенеево урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы
- «Алабуга-Политех» көллияте командасы.
Балаларны яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз! Шулай дәвам итәргә!



