
Алабуга һәм Алабуга районы халкы игътибарына! Сезгә «мобиль поликлиника» килә!
10 марттан 27 мартка кадәр сез шәһәргә бармыйча гына Яр Чаллыдан (5 нче номерлы шәһәр хастаханәсе) тар белгечләрдә тикшеренү уза аласыз. Бу хакта Алабуга үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кайчан: 10 -27 мартларда
Кабул итү вакыты: сәг. 09:00 дән 15:00 гә кадәр (эш көннәрендә генә)
Кайда: Морт авылы, Яшьләр ур., 18 йорт (Морт участок хастаханәсе янындагы мәйданчык)
Нинди белгечләр кабул итәчәк:
Эндокринолог
Невролог
Терапевт
Уролог
Акушер-гинеколог
Хирург
Травматолог
Онколог
УЗИ (график буенча)
Шулай ук «ФЛЮМАММ» комплексы эшләячәк, анда маммография (ММГ) һәм флюорография узарга мөмкин.
Бу бушлай! Кабул итү ММИ системасы кысаларында алып барыла.
Үзең белән нәрсә алырга:
1. Паспорт, Полис, СНИЛС.
2. Алдагы тикшерүләр һәм анализлар нәтиҗәләре (әгәр булса) — бу табибка динамиканы төгәлрәк бәяләргә ярдәм итәчәк.
Мобиль поликлиника белгечләре «Озак һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында Алабуга районында яшәүчеләргә консультатив-диагностик ярдәм күрсәтә.