
2 марттан 6 мартка кадәр Алабуга шәһәренең җиңел атлетика манежында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан ГТО нормативларын кабул итү узачак. Барлык теләүчеләрне спорт бәйрәменә “Әни белән бергә ГТО” девизы астында кушылырга чакырабыз.
Вакытыгызны гаиләгез белән актив һәм күңелле үткәрегез!
Урыны: Җиңел атлетика манежы
Датасы: 2-6 мартлар
Тулырак мәгълүмат 8 (85557) 3-06-72 телефоны буенча.
Килегез, кызык һәм күңелле булыр!