АЛАБУГАЛЫЛАРГА «НӘФИСЛЕК МАГИЯСЕ» СЕРЕН АЧАЧАКЛАР

2026 елның 4 марты, чәршәмбе

Ә сез «нәфислек магиясе» серен беләсезме?

Сезнең белән бергә, кадерле хатын-кызлар, без аны ачарбыз да! Сезне 5 мартта 11:00 сәгатьтә «Барс» яшьләр үзәгендә узачак кызыклы чарага чакырабыз. Бу – матурлыкка, эчке көчкә һәм илһамга багышланган көн.

Сезне нәрсә көтә?

- Иҗади мастер-класслар, анда сез үз идеяләрегезне тормышка ашыра һәм ниндидер күнкмәләргә өйрәнә алырсыз.

- Кызыклы спикерлар үз тәҗрибәләре һәм уңыш тарихлары белән уртаклашачак.

- Иганәчеләребездән искиткеч бүләкләр уйнатылачак.

Чарага керү ирекле.

Үткәрү урыны: «Барс» яшьләр үзәге, Нефтьчеләр 29а.

Без сезне көтәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International