КОММУНАЛЬ ХЕЗМӘТЛӘР КАР ЧИСТАРТУ ВАКЫТЫНДА АВТОМОБИЛЬЛӘРНЕ ЮЛ ЧИТЕНДӘ КАЛДЫРМАУНЫ СОРЫЙ

2026 елның 4 марты, чәршәмбе

"Шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү" ҖЧҖ белгечләре Нефтьчеләр проспектындагы "Лагуна" сәүдә үзәге янындагы парковканы кардан чистартты. Әмма эшләр барышында кыенлыклар килеп чыкты, чөнки монда кар астында калган машиналар тора.

Коммуналь хезмәтләр машина хуҗаларын үз автоларын парковкадан алырга чакыра. Бу коммуналь хезмәткәрләргә территорияләрне җыештыруны сыйфатлы башкарырга мөмкинлек бирәчәк.

Ташландык машиналар шәһәрнең күп урыннарында чистарту эшләре барында шактый катлаулыклар тудыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International