
8 март Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. 7 мартта почта бүлекчәләре эшне бер сәгатькә иртәрәк тәмамлый, ә 9 мартта үзләренең гадәти расписаниесе буенча клиентларга хезмәт күрсәтүне дәвам итә.
8 март көнне хат ташучылар хат һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмый. Пенсия һәм пособиеләрне алар РФ Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр.
Кайбер почта бүлекчәләре өчен башка эш режимы билгеләнергә мөмкин. Актуаль графикны һәм Россия Почтасының иң якын ачык бүлеген pochta.ru сайты буенча яки компаниянең мобиль кушымтасында төгәлләштерергә була.