АЛАБУГАДА РУБИН ЮБИЛЯРЛАРЫН КОТЛАДЫЛАР

2026 елның 4 марты, чәршәмбе

Кышның соңгы көнендә Алабуга муниципаль районының ЗАГС бүлегендә аеруча тантаналы булды: биредә рубин гаилә тормышы юбилярларын котладылар. Фазыйл Сәфәргали улы һәм Ольга Петровна Сафиуллиннар бергә 40 ел яшиләр. Аларның тормышы уртак җиңүләр, авырлыклар һәм бәхетле мизгелләр белән тулы бер чор. Бу еллар эчендә ир белән хатын бер ул үстергән, хәзер яраткан оныкларын тәрбияләүдә шатланып катнашалар. Гаилә башлыгы- отставкадагы подполковник, запастагы капитан - һәрвакыт үз хатынында таяныч тапкан. Ә Ольга Петровна дүрт дистә ел дәвамында гаилә учагының җылысын саклый, яраткан ире өчен ышанычлы тыл була.

“Теләсә нинди мөнәсәбәтләрнең нигезе - мәхәббәт һәм хөрмәт, - дип бәхет сере белән уртаклашалар Сафиуллиннар. - Аралаша белү, хисләр һәм фикерләр белән уртаклаша белү, бер-береңә ярдәм итү, сабыр һәм аңлаучан булу мөһим”.

Аларның тарихы- чын мәхәббәтнең вакыт узу белән сүнмәвенең, ә бары тик ныгый гына баруының тормышчан дәлиле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International