
2026 елның 1 мартыннан бердәм пособие билгеләгәндә алиментны исәпкә алу тәртибендәге үзгәрешләр үз көченә керә. Яңа норма түләү сорап мөрәҗәгать иткән яки аны күрсәтелгән датадан соң озайтачак гаиләләргә кагыла.
Әгәр ата - ананың алимент түләтү турында суд карары яисә суд боерыгы булмаса, гаиләнең җан башына уртача керемен исәпләгәндә Татарстан Республикасы буенча уртача айлык хезмәт хакыннан чыгып түбәндәге суммалар исәпкә алыначак (Росстат белешмәләре буенча): бер балага — күрсәтелгән күләмнән 1/4, ике балага — 1/3, өч һәм аннан күбрәк балага-1/2. Алимент суд тарафыннан билгеләнгән очракта, гаилә керемендә мөрәҗәгать итүче пособие сораганда күрсәткән суммалар гына исәпкә алына.