ТАТАРСТАН ӨЧЕН «ХЕЗМӘТ» БӨТЕНРОССИЯ МУНИЦИПАЛЬ ПРЕМИЯСЕНӘ НОМИНАЦИЯДӘ ТАВЫШ БИРӘБЕЗ

2026 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

2026 елның 2 мартыннан 6 апреленә кадәр «Хезмәт» бөтенроссия муниципаль премиясенә дәгъва кылучы проектлар өчен халык тавыш бирүе уза.

Татарстан Республикасыннан тавыш бирүдә катнашалар:

- «Россия халыклары бердәмлеге - ил көче» номинациясендә – «Казан. Күптөрлелектә бердәмлек» (Казан шәһәре) проекты;

– «Гаиләләр иминлеге - дәүләт өстенлеге» номинациясендә – «Алгы сызыктагы махсус хәрби операция сугышчыларына һәм аларның гаиләләренә актив ярдәм» проекты (Тукай муниципаль районының Круглое Поле авыл җирлеге).

Халыкны «Хезмәт»» бөтенроссия муниципаль премиясе сайтында Татарстан Республикасының ике проекты өчен тавыш бирергә чакырабыз https://pos.gosuslugi.ru/lkp/slujenie-2026/.

Татарстан өчен тавыш бирәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International