«Алабуга үзәк район хастаханәсе» ДАССУнең өлкәннәр поликлиникасында профилактик әңгәмә узды. Фельдшер Юлия Исаева пациентларга тикшерүләрнең яңа һәм бик мөһим этабы - репродуктив сәламәтлекне бәяләү буенча диспансеризация турында сөйләде. Бу хакта Алабуга үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мондый тикшерү яшерен авыруларны алдан ачыкларга, киләчәктә ана булуга әзерләнергә һәм хатын-кыз сәламәтлеген озак елларга сакларга мөмкинлек бирә.
Тикшерүгә нәрсә керә?
- врач-акушер-гинеколог кабул итүе
- кирәкле анализлар алу (шул исәптән онкологияне иртә ачыклау өчен)
- кирәк булганда өстәмә тикшерүләр.
«Төп максат – проблеманы алдан ачыклау. Без хатын - кызларны табибка баруны кичектермәскә һәм вакытында профилактика узарга чакырабыз», - дип билгеләп үтте Юлия Владимировна.
Исегезгә төшерәбез, диспансеризацияне өлкәннәр поликлиникасында ММИ полисы буенча бушлай узарга мөмкин. Үзегезне саклагыз!