АЛАБУГАДА ҖӘМӘГАТЬ ТРАНСПОРТЫНДА ЙӨРҮ БӘЯСЕ ҮЗГӘРӘЧӘК

2026 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Алабугада маршруткаларда йөрү бәясе үзгәрәчәк. 1 апрельдән җәмәгать транспортында йөрү хакы 45 сумга кадәр күтәрелә. Әлеге кадәр халык 40 сум түләде.

Тарифларның үзгәрүенә ягулык-майлау материалларына бәяләрнең артуы һәм башка чыгымнар сәбәпче булды. “Бу мәсьәлә буенча депутатлар белән фикер алыштык һәм юл йөрү өчен яңа тариф - 45 сум билгеләү турында карар кабул ителде”, — дип хәбәр итте бүген шәһәрне төзекләндерү сораулары буенча киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Эдуард Гаязетдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International