
Алабугада хуҗасыз этләрне барлау буена рейд узды. Анда ветеринария хезмәте, полиция һәм хайваннарны яклау фонды вәкилләре катнашты. Әлеге чараны уздыруның төп сәбәбе – шәһәрдә йөрүче хуҗасыз этләр турында җирле халыктан килгән мөрәҗәгатьләрнең артуы.
Рейд вакытында сәүдә үзәкләренең берсе территориясендә яшәүче этләргә аерым игътибар бирелде. Әлеге хайваннар 2020 елда ук стерильләштерелгән, чипланган һәм прививка алган, әмма, барлык тырышлыкларына карамастан, алар өчен хуҗалар таба алмаганнар.
Шуңа бәйле рәвештә, этләр җирле хайваннар сыену йортына җибәрелде. Әгәр хайваннарны алырга теләүчеләр табылмаса, этләр монда калачак һәм кирәкле тәрбия алачак.