


Бүген район башлыгы Рөстәм Нуриев прокуратура хезмәткәрләре белән берлектә норматив хәлдә булмаган мәдәни мирас объектларына караган биналар буенча чираттагы рейд үткәрде. Чара барышында Казан урамындагы шундый ике объект каралды.
Рейд вакытында башлык тарихи биналар хуҗалары белән очрашты. Әңгәмә барында уртак карарга килделәр. Хуҗалар уникаль архитектура һәйкәлләрен саклап калу теләген белдерделәр.
Мондый рейдлар мәдәни мирас объектлары торышына игътибар җәлеп итү һәм аларны торгызу өчен мөһим чишелешләр эзләү максатыннан дәвам итәчәк.