Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге җитештерүдә зыян күргән гражданнарны транспорт чаралары белән тәэмин итүне дәвам итә. 20 февральдә республикада яшәүче 31 кеше яңа автомобиль ачкычлары алды. Шулар арасыннан 8 кешегә LADA Vesta автомобильләре тапшырылды, 23 кеше LADA Granta автомобильләре алды. Автомобиль алу өчен нигез булып зыян күрүчене тернәкләндерү программасы хезмәт итә. Ул медик-социаль экспертиза учреждениеләре тарафыннан рәсмиләштерелә. Белгечләр программада автомобиль белән идарә итүгә каршы медицина күрсәтмәләре булу-булмавын, шулай ук идарә итүнең кирәкле тибын һәм транспорт чарасының модификациясен күрсәтәләр.