АЛАБУГА РАЙОНЫ ЭШМӘКӘРЛӘРЕ БЕЛӘН ОЧРАШУ УЗАЧАК

2026 елның 6 марты, җомга

 12 мартта 11: 00 сәгатьтә АМР Советының кече залында  (Нефтьчеләр проспекты, 30) район башлыгы Рөстәм Нуриев эшмәкәрләр белән очрашачак.

Тема: Алабуга районында мәдәни мирасны саклау проектларын гамәлгә ашыру.

Кемгә кызык булачак:

- тарихи мирас биналары белән эшләүче эшмәкәрләргә

 - мирасны саклау өлкәсендә проектлар гамәлгә ашырырга ниятләүчеләргә

- финанс ярдәме һәм ташламалы кредитлар турында белергә теләүчеләргә.

 Теркәлү: бушлай, урыннар чикләнгән. Килегез, сораулар бирегез, партнерлар табыгыз һәм үз инициативаларыгызны тормышка ашыру өчен ярдәм алыгыз!

 Адрес: Нефтьчеләр проспекты, 30, АМР Советының кече залы.

Сезне күрүебезгә шат булырбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International