Бүген "Йолдызлык" мәдәни үсеш үзәгендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган матур һәм эмоциональ концерт узды. Чара кысаларында хатын-кызларны әлеге матур бәйрәм белән район башлыгы Рөстәм Нуриев котлады. Ул гүзәл затларга язгы кәеф, хатын-кыз бәхете, игелек һәм шатлык теләде.
Төп сәхнәдә җирле артистлар чыгыш ясады, бию һәм җыр номерлары күрсәтелде. Шәһәр һәм җәмгыять үсешенә зур өлеш керткән хатын-кызларга Рәхмәт хатлары һәм чәчәкләр тапшырылды. Концертны оештыручылар билгеләп үткәнчә, бу бәйрәм – әйләнә-тирә дөньяны яхшыртучы барлык хатын-кызларга хөрмәт һәм рәхмәт белдерү өчен менә дигән мөмкинлек.
Бәйрәм алабугалыларда иң җылы тәэсирләр калдырды һәм шәһәрнең мәдәни тормышында матур вакыйгага әверелде.
Фото-Таһир Мәхмүтов.