
Дөньяда беренче «Җиңү поезды» иммерсив күчмә күргәзмәсе Татарстанга киләчәк. Казан халкы һәм кунаклары 8-10 март көннәрендә Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турындагы кабатланмас күргәзмәне күрә алачак, аннары экспозиция Яр Чаллыга юл тота, анда 11-14 март көннәрендә булачак.
«Җиңү поезды» – хәрәкәт итүче поездда урнаштырылган дөньяда беренче интерактив күргәзмә. 10 тематик вагон Бөек Ватан сугышының аерым вакыйгаларына багышланган. «Җиңү поезды» проекты «Яшьләр һәм балалар» милли проектының максатларын тормышка ашыруга юнәлдерелгән.
Татарстанда яшәүчеләр Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турындагы уникаль күргәзмәне бушлай күрә алачак. Моның өчен поездпобеды.рф проекты сайтында гади интернет-теркәлү узырга гына кирәк. Күргәзмә-музей тимер юл вокзалларында урнашачак.
Күргәзмә көн саен сәг. 10.00 дән 16.10 га кадәр эшли. Поездга керү өчен электрон билетны сылтама буенча алып була: registration.poyezd-pobedy.ru.
Казанда «Җиңү поезды» күргәзмәсе вагоннары Казан-1 станциясендә (вокзал яны мәйданы, «Кремлевская» метро станциясе) эшләячәк.
Яр Чаллыда күргәзмәне шәһәр тимер юлы вокзалында поезд тукталышында (Муса Җәлил проспекты, 7 йорт) карарга була.