АЛАБУГАЛЫЛАРНЫ "КАДРЛАР РЕЗЕРВЫ" ПРОЕКТЫНДА КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР

2026 елның 10 марты, сишәмбе

2009 елдан ТР Хөкүмәте ярдәме белән ТР Яшьләр эшләре министрлыгы «ТР Иҗади яшьләр академиясе» регионара иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Кадрлар резервы» республика проектын тормышка ашыра.

«Кадрлар резервы» –  Татарстан яшьләренең үз-үзләрен танытуына шартлар тудыручы, хезмәт һәм мәгариф мобильлеген арттыручы һәм яшь гражданнарның ТР дәүләт хакимияте органнары вәкилләре белән үзара хезмәттәшлегенә ярдәм итүче озак вакытлы үсеш программасы ул. Проектта Татарстан территориясендә даими яшәүче 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала.

Проектта катнашуга гаризаны www.rezervrt.ru сайтында бирергә мөмкин. Моны 2026 елның 18 мартына кадәр эшләргә кирәк. Кандидатлар сайлап алуның берничә этабын узачак: гариза тутыру, тест үткәрү, эксперт комиссияләре катнашында эшлекле уен элементлары белән әңгәмә узу.

2026 елда проект программасы Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләрендә дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру өчен кадрлар туплауга һәм үстерүгә юнәлдереләчәк. Әлеге проект катнашучыларның төп компетенцияләрен үстерергә ярдәм итәчәк, алар киләчәктә республика проектлары һәм оешмалары командалары әгъзалары булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International