12 мартта 11.00 сәгатьтә АМР Советы бинасында (Нефтьчеләр пр, 30 йорт) Алабуга муниципаль районында урнашкан мәдәни мирас объектларын саклап калу мәсьәләсе буенча киңәшмә узачак. Ул ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Николаевич Гущин катнашында үтә.
"Чарага кунакчыллык индустриясендә проектларны үстерергә теләгән эшмәкәрләрне чакырам",- дип язды район башлыгы Рөстәм Нуриев үзенең ТГ-каналында. Киңәшмәгә +7-987-289-91-11 телефоны буенча теркәлергә кирәк.