"ШАГЫЙРЬ ҺӘМ МУЗЫКА" ФЕСТИВАЛЕНӘ ЧАКЫРАБЫЗ

2026 елның 11 марты, чәршәмбе

13 март көнне 1нче музыка мәктәбендә "Шагыйрь һәм музыка" V бөтенроссия музыка һәм шигырь фестивале узачак. Концерт Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышлана. Фестиваль программасында "Шагыйрь һәм музыка" музыка һәм шигырь фестивале лауреатлары чыгыш ясаячак. Бу Муса Җәлил исенмендге "Шагыйрь һәм музыка" фестивале һәм Копьёва исемендәге "Арт-линия" сәнгатькә ярдәм фонды стипендиатлары.

Алабугалыларны һәм шәһәр кунакларын искиткеч концертка чакырабыз. Башлана 15.00 сәгатьтә

 Керү ирекле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International