"ЫШАНЫЧ" ХАЛЫККА СОЦИАЛЬ ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮ ҮЗӘГЕ БАЛАЛАРНЫ ТЕРНӘКЛӘНДЕРҮГӘ ЧАКЫРА

2026 елның 11 марты, чәршәмбе

"Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге аутизм һәм менталь сәламәтлеге бозылган 14+ балаларны көндезге бүлектә вакыт уздырырга чакыра! Программада: социаль-мохиткә җайлашу,

" куркынычсызлык мәктәбе", рәсем ясау, бакчачылык, музыка терапиясе, сәфәрләр, уеннар, кино, музейларга бару, экскурсияләр.

Яраткан "кулинар мәктәп" түгәрәгендә аш-су әзерләргә өйрәнәбез. Үзәктә тренировка җиһазлары һәм адаптив бүлмәләр бар. Шулай ук сенсор бүлмәсе, кухня, бию залы, тегү остаханәсе каралган. Дәресләр вакыты сәг. 8.00 дән 12.00 гә кадәр яки сәг. 13.00 дән 17.00 гә кадәр!

Бушлай!

Көтәбез, эшлибез, үстерәбез, күзәтәбез, ә әти-әниләр тыныч!

Адрес: Городищенская ур., 4.

Тел. 88555 7-57-23

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International