Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы терлекчелек калдыклары белән эш итү өлкәсендәге законнарның үтәлешен тикшерде. ТР Мамадыш муниципаль районының Тәвәле авылы янындагы биологик калдыкларны утильләштерү объекты законнар таләпләренә туры килми, үләт базы территориясе тоташ койма белән әйләндереп алынмаган, бу исә әлеге объект территориясен кешеләр һәм хайваннар керүеннән сакламый.
Закон бозуларны бетерү максатыннан табигатьне саклау прокуроры судка мөрәҗәгать иткән. Суд карары белән табигатьне саклау прокуратурасының таләпләре канәгатьләндерелде. Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитетына үләт базын (биотермик чокырны) койма белән әйләндереп алу бурычы йөкләнгән. Район суды карарының үтәлеше табигатьне саклау прокуратурасы контролендә.