ПОЧТА ТАТАРСТАН ЭШМӘКӘРЛӘРЕ ӨЧЕН MAX-ТА ЧАТ-БОТ ЭШЛӘТЕП ҖИБӘРДЕ

2026 елның 11 марты, чәршәмбе

Кече һәм урта бизнес эшмәкәрләре өчен Россия Почтасы Max мессенджерында махсус чат-бот эшләтеп җибәрде. Ул почта бүлекчәләренә кермичә генә төп бурычларны оператив хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Чат-бот ярдәмендә тиз арада хат яки посылка җибәрүне рәсмиләштерергә, әбүнәче тартмасын броньларга, курьер чакыртырга, электрон заказлы хатлар хезмәтенә тоташтырырга, шулай ук почта җибәрүләренең статусын күзәтергә мөмкин.

Моннан тыш, Почта мессенджерында журнал һәм газеталарга корпоратив язылу өчен функционал эшли, шулай ук максатчан реклама кампанияләрен эшләү өчен өстәмә мөкинлек тудыра. Элегрәк Почта физик затлар өчен шундый ук чат-ботны эшләтеп җибәргән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International