



Район башлыгы Рөстәм Нуриев үзенең рәсми Telegram-каналында мохтаҗларга даими рәвештә ярдәм күрсәткән волонтерларга ихлас рәхмәтен җиткерде. Волонтерлар махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре, шулай ук ветераннар яши торган йортларның ишегалларын һәм түбәләрен кардан чистарталар.
Бу ярдәм кышкы чорда аеруча мөһим, чөнки кар җыю күпләр өчен катлаулы эш булып тора. “Әфәрин!”, – диде Рөстәм Нуриев, ярдәмгә мохтаҗларга булышуның әһәмиятен ассызыклап.