ЙОРТНЫ ҺӘМ ГАИЛӘНЕ СУ БАСУДАН НИЧЕК САКЛАРГА: ГАМӘЛИ КИҢӘШЛӘР

2026 елның 11 марты, чәршәмбе

Быел яз сулы булыр дип көтелә: кар күп яуганлыктан, аның эрүе аркасында кайбер территорияләр – бигрәк тә үзәнлекләрдәге шәхси йортлар– куркыныч зонасына эләгергә мөмкин. Су басу нәтиҗәләрен киметү һәм бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен алдан ук куркынычсызлык чараларын күрү мөһим.

  Шәхси йортларда, шулай ук дача участокларында яшәүчеләргә су күтәрелү ихтималына алдан әзерләнергә киңәш итәләр:

- Якындагы сулыкларда һава торышы фаразын һәм су өсте тигезлеген күзәтегез.

- Сезнең районда су басу ихтималы чикләрен ачыклагыз. Бу мәгълүматны администрациядә алырга була.

- Ишегалдын кардан һәм чүп-чардан чистартыгыз- бу кар суына тизрәк китәргә һәм өй янында җыелмаска ярдәм итәчәк.

– «Хәвефле җыелма» әзерләгез –документлар, җылы әйберләр, дарулар, фонарь, су һәм ризык запасы.

- Подвал һәм баздан әйберләрне һәм азык-төлекне югары катларга яки түбәгә күтәрегез.

- Янучан сыеклыкларны (бензин, керосин) аудармыйча, ышанычлы урынга алып куегыз.

– Якыннарыгызны, өлкән яшьтәге кешеләрне, авыруларны һәм балаларны ташу вакытында куркынычсыз урынга илтү яхшырак булыр.

– Су суырткычлар-насослар, чиләкләр, көрәкләр әзерләгез. Мөмкинлек булса, көнкүреш электр насосы сатып алыгыз.   Аеруча игътибар — балаларга! Бозлавык һәм су басу чорында елгалар һәм күлләр аеруча куркыныч зонага әверелә.

Балаларны өлкәннәр карамагыннан башка суга кертмәгез. Аларга ни өчен яз көне бозга чыгарга, су янында уйнарга яки бозда шуарга ярамый икәнен сөйләп бирегез. Салкын су һәм тиз агым санаулы минутларда фаҗигагә китерергә мөмкин.   Әлеге гади тәкъдимнәрне үтәү Сезнең мөлкәтегезне, якыннарыгызның сәламәтлеген һәм гомерен саклап калырга ярдәм итәчәк.

Язгы ташу вакытында игътибарлы һәм сак булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International