ПОЛИТЕХНИК КӨЛЛИЯТ СТУДЕНТЛАРЫ ҺӘМ УКЫТУЧЫЛАРЫ ХӘРБИЛӘР ӨЧЕН БУРЖУЙ-МИЧЛӘРЕ ҖИТЕШТЕРӘ

2026 елның 11 марты, чәршәмбе

Алабуга политехник көллияте студентлары һәм укытучылары махсус хәрби операция уздыру зонасында булган Россия хәрбиләренә актив ярдәм күрсәтә. Якын арада көллият буржуй мичләренең чираттагы, инде бишенче партиясен җибәрәчәк. Бу юлы көллият командасы 15 мич ясады, алар сугышчыларга елның салкын вакытында ярдәм итәчәк.

Алдагы елларда көллият 15- 30 буржуйка җибәргән иде. "Мин көллият коллективына битараф булмаганнары һәм активлыклары өчен рәхмәт белдерәм!", — дип билгеләп үтте ТГ-каналда Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев.

Буржуй мичләрнең чираттагы партиясе инде тиздән хәрбиләргә җибәреләчәк. Студентлар исә, уртак максат –  илебезне яклаучыларга ярдәм итү өчен берләшеп, үз эшләрен энтузиазм белән дәвам итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International