ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ХАЛКЫНА РАКЕТА КУРКЫНЫЧЫ БУЛГАНДА НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ КИРӘКЛЕГЕН ИСКӘ ТӨШЕРДЕЛӘР

2026 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Татарстанлыларга ракета куркынычы булганда нәрсә эшләргә кирәклеген искәрттеләр. Мондый хәбәрнамә алганда, барлык коммуникацияләрне сүндерергә һәм үзең белән документлар, телефон, акча, башка кирәкле әйберләр алып, подвалга төшәргә кирәк.

Шулай ук күршеләрне кисәтергә, балаларга, өлкәннәргә һәм инвалидларга ярдәм итәргә киңәш ителә. Әгәр подвалга төшү мөмкинлеге булмаса, тәрәзәләрне тыгыз итеп ябарга, шулай ук барлык коммуникацияләрне сүндерергә һәм терәк диварлы бүлмәдә, тәрәзәләрдән ераграк яки бөтенләй алардан башка урында яшеренергә кирәк.

Автомобильдә яки җәмәгать транспортында булганда, машинадан чыгып, якындагы подвалга, базга, яисә башка ясалма җир асты яки ярымҗир асты яшеренү урынына качу таләп ителә.

Автомобильләр һәм транспортның башка төрләре астында, шулай ук бина диварлары астында качырга ярамый, чөнки шартлау дулкыныннан өстән пыяла төшәчәк. Мондый корылмалардан куркынычсыз ераклык 30-50 метр тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International