Инде өченче көн Морт авылында мобиль поликлиника эшли. Монда Яр Чаллы белгечләре көн саен 30лап авыл кешесен кабул итә. Бу хакта Алабуга үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чаралар «Озак һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында уза. Проектның максаты – ерак торак пунктларда яшәүчеләр өчен сыйфатлы медицинадан файдалану мөмкинлеген һәм гомер озынлыгын арттыру.
Икенче атнага эш графигы (16.03–19.03):
* Көн саен (дүшәмбе- пәнҗешәмбе):
* акушер-гинеколог һәм уролог кабул итә;
* «ФЛЮМАММ» комплексы — флюорография һәм маммография.
*16 март: травматолог кабул итә.
* 17-19 март: невролог кабул итә.
* 16, 19 март: хирург кабул итә.
Үзең белән алырга: паспорт, ОМС полисы, СНИЛС. Булган очракта-узган тикшерүләр һәм өземтәләр нәтиҗәләре. Барлык тикшерүләр дә бушлай үткәрелә. Иртә диагностика – озын һәм актив тормыш нигезе!