АЛАБУГА УКУЧЫЛАРЫ «АЛАРНЫҢ ИСЕМНӘРЕ РОССИЯ ДАНЫН ТӘШКИЛ ИТТЕ» РЕСПУБЛИКА КОНФЕРЕНЦИЯСЕНДӘ КАТНАШТЫЛАР

2026 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында ел саен уздырыла торган «Аларның исемнәре Россия данын тәшкил итте» республика фәнни‑гамәли конференциясе узды. 2012 елдан бирле үткәрелә торган чара быел Россия халыклары бердәмлеге елына багышланды.

14 ел дәвамында конференциядә Татарстан Республикасының 50 торак пунктыннан 1 654 мәктәп укучысы һәм студент катнашты.

Чарада Алабуга, Түбән Кама, Яр Чаллы, Казан, Бөгелмә, Чистай, Нурлат шәһәрләре, шулай ук Костенеево (Алабуга муниципаль районы) һәм Андреевка (Нурлат муниципаль районы) авыллары вәкилләре чыгыш ясады.

Катнашучыларның докладлары тарихи һәм мәдәни мирасны ачучы төрле темаларга багышланган иде:

- "Шишкин бөтен заманнарга";

- "Алабуга медицинасы. Тарих битләрен ачып";

- "М. Цветаеваның көмеш гасыры";

- "Алабуганы яратам, аның тарихын беләм";

-"Ватанны кылыч белән дә, сүз белән дә данладым! "; 

-"Мәңгегә халык хәтерендә";

- "Кече Ватаным елъязмасы";

- "Тизрәк Алабугага, музейга".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International