



Казан федераль университетының Алабуга институтында язгы өмә узды-укытучылар, хезмәткәрләр һәм студентлар бергәләп территорияне кардан чистарттылар. Һава салкынча булуга карамастан, һәркемнең кәефе күтәренке иде. Көрәкләр белән коралланып, вуз коллективы күптән түгел генә яуган кар көртләрен бик тиз җиңеп чыкты.
Аеруча игътибар корпуслар арасындагы җәяүлеләр аллеясы, уку биналарының төп керү юллары, тулай тораклар янындагы юллар һәм институт каршындагы һәйкәл янындагы территорияне кардан чистартуга бирелде.
КФУның Алабуга институты җитәкчелеге өмәдә катнашучыларның барысына да инициативалары, тырышлыклары һәм команда рухы өчен рәхмәт белдерә.