ТЕРРОРЧЫЛЫККА КАРШЫ КОМИССИЯ МӘГАРИФ УЧРЕЖДЕНИЕЛӘРЕНДӘ КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫК ЧАРАЛАРЫН КӨЧӘЙТҮ ТУРЫНДА ФИКЕР АЛЫШТЫ

2026 елның 13 марты, җомга

Террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышында мәгариф учреждениеләрендә куркынычсызлыкны көчәйтү буенча чаралар комплексы каралды. Утырышта катнашучылар ассызыклаганча: балаларны, педагогларны һәм уку йортлары инфраструктурасын яклау – барлык кызыксынган якларның системалы якын килүен һәм үзара хезмәттәшлеген таләп итә торган өстенлекле бурыч.

Утырышта катнашучылар районда кибердружиналар булдыру турында карар кабул итте. Аларның бурычы социаль челтәрләрдә мәгълүмати куркынычларны күзәтү, экстремизм һәм террорчылыкны пропагандалаучы контентны ачыклау һәм шикле язмалар турында тиз вакыт эчендә хокук саклау органнарына мәгълүмат бирү булачак.

Шулай ук ата-аналар белән аңлату эшләре алып барылачак. Психологлар һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре катнашында тематик ата-аналар җыелышлары уздыру планлаштырылган. Яшьләр белән профилактик эш башкарылачак. Үз эченә төрле яшьтәге укучылар өчен медиаграмотлылык һәм мәгълүматны тәнкыйди кабул итү дәресләрен алган махсус программалар эшләнәчәк. Кибердружина булдыру һәм агарту эшен көчәйтү нәтиҗәсендә, саклауның күп дәрәҗәле системасы булыдырылырга тиеш: куркынычларны иртә ачыклаудан алып яшьләрдә тотрыклы әхлакый юнәлешләр тәрбияләүгә кадәр.

Мәгариф учреждениеләре вәкилләре инициативаларны хупладылар, куркынычсызлык һәм уңайлы укыту мохитен саклау арасында балансны саклауның мөһимлеген ассызыкладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International