Республикада кулланучылар хокукларын бозу очраклары буенча кайнар линия эшли, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте. Кайнар линия 15 март билгеләп үтелүче Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көненә багышланган. Быел ул «Имин товарлар, ышанычлы кулланучылар» девизы астында уза. Ведомствода халыктан шалтыратуларны 20 мартта телефон аша кабул итәләр: 8 (986) 901-03-17 – Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе; 8 (843) 221-90-16 – «ТРда Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУнең консультация үзәге.