
Татарстанда "Халык инспекторы" кушымтасы уңышлы эшли. Бу урамнарда тәртип урнаштыруның гади ысулы.
Ул ничек эшли:
- сез юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы турында 30 секундлык видео төшерәсез
- геолокацияне куясыз
- кушымта белән руль артында файдалану тыела.
Кайбер хокук бозуларны теркәгән өчен бүләкләү каралган. Алар нибары 7, шулар арасында: кызыл утка чыгу, стоп - линиядән чыгу, каршы як полосага чыгу, руль артында телефоннан сөйләшү, каеш эләктермәү, җәяүлеләргә комачаулау, машинадан чүп-чар ташлау. Бүләкләү күләме 1 250 сумга кадәр җитәргә мөмкин.
"Барлык материаллар да инспектор тарафыннан тикшерелә. Бу акча эшләү ысулы түгел, ә җәмәгать контроле коралы", - дип хәбәр итә ЮХИДИнең Алабуга районы буенча идарәсе җитәкчесе Тимур Галимуллин.