18 МАРТ - КЫРЫМНЫҢ РОССИЯГӘ КУШЫЛУ КӨНЕ

2026 елның 16 марты, дүшәмбе

18 март бөтен Россия өчен үзенчәлекле көн булачак! Россия халыклары бердәмлеге елында һәм Кырымның Россиягә кушылуы көнендә "Россия – гаиләләр гаиләсе" бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясе узачак.  Акция нәрсә турында? Россия – бердәм гаилә, анда һәр халык үз традицияләрен саклый, әмма уртак бәхет өчен бергә эш итә. Нәкъ менә әлеге берләштерүче идеягә багышланган да инде акция.

Акциянең тексты Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин цитаталарыннан тора. Текст рус телендә язылган, аны Россия Федерациясе территориясендә өйрәнелә торган барлык телләрдә дә язарга мөмкин.

Кемнәр катнаша? Акция бөтен ил буенча мәгариф учреждениеләрен колачлый. Бу зур вакыйганың бер өлеше булыгыз һәм бердәмлек – безнең көчебез икәнен күрсәтегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International