КДМУга максатчан кабул итүне оештыру турында

2026 елның 17 марты, сишәмбе

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең Алабуга, Әгерҗе, Менделеевск, Мамадыш районнарындагы территориаль бүлеге 2026 елда Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан дәүләт медицина университетына укырга керү өчен укучыларны максатчан җыю турында хәбәр итә.

Мәктәпне тәмамлаучылар «Медицина-профилактика эше» белгечлеге буенча максатчан җыю кысаларында федераль бюджетның бюджет ассигнованиеләре хисабына һәм алга таба Идарәдә федераль дәүләт гражданлык хезмәтен узу йөкләмәсе белән югары медицина белеме алырга мөмкин.

Керү сынаулары, аларны үткәрү рәвешләре турында мәгълүмат һәм имтиханнарның исемлеге, шулай ук алар буенча иң аз баллар саны рәсми сайтта урнаштырылган (https://kazangmu.ru/).

Максатчан уку турында шартнамә төзү мәсьәләсе буенча Алабуга шәһәре, Олы Покров урамы, 2нче йорт адресы буенча Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең Алабуга, Менерҗе, Менделеевск, Мамадыш районнарындагы территориаль бүлегенә яисә 8 (85557) 7-53-33 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International