АЛАБУГАНЫ ХАЛЫКАРА АРЕНАДА MITT КҮРГӘЗМӘСЕНДӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР

2026 елның 17 марты, сишәмбе

Алабуга үзен халыкара туристлык сәхнәсендә танытты: Алабуга музей-тыюлыгы хезмәткәрләре MITT (Moscow International Travel & Tourism)  туристлык һәм кунакчыллык индустриясенең дәрәҗәле күргәзмәсендә катнашты.

Мария Гребинг һәм Лилия Шәмсиева туриндустрия профессионалларының киң аудиториясенә Алабуганың туристлык мөмкинлекләрен тәкъдир иттеләр.

MITT күргәзмәсе - Россиядә һәм Көнчыгыш Ауропада туристлык өлкәсендә иң эре эшлекле мәйданчыкларның берсе. Быел әлеге вакыйга дөньяның 34 иленнән 1000нән артык туристлык тармагы вәкилләрен һәм катнашучыларын берләштерде. Мондый вәкиллек туроператорлар, кунакханә хуҗалары, туристлык администрацияләре, халыкара һәм эчке туризмны үстерү белән кызыксынган массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән элемтәләрне җайга салырга мөмкинлек бирә.

Күргәзмә кысаларында Алабуга музей-тыюлыгы белгечләре шәһәрнең казанышлары турында мәгълүмати материаллар тәкъдим иттеләр һәм башка төбәкләрдәге хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International