СОЦИАЛЬ ФОНД ХАТЫН-КЫЗ-ӘНИЛӘРГӘ ҺӘРЬЯКЛАП ЯРДӘМ КҮРСӘТӘ

2026 елның 17 марты, сишәмбе

Социаль фонд хатын-кыз-әниләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтә.

 Төп чаралар:

- йөклелек һәм бала табу буенча пособие – 2026 елда стандарт ялда – 955 836 сумга кадәр җитә.

- бала туганда пособие– 28 450,44 сум (район коэффициентларын исәпкә алмыйча)

- бердәм пособие - йөклеләргә һәм балалы гаиләләргә-мохтаҗлыкны комплекслы бәяләүне исәпкә алып регионда яшәү минимумыннан 50% , 75% яки 100% күләмендә билгеләнә.

-1,5 яшькә кадәрге бала карау буенча айлык пособие – эшләүчеләр өчен уртача хезмәт хакының 40% тәшкил итә. Эшләмәүчеләргә 10 669,64 сум түләнә.

- ана капиталы - «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында ярдәм чарасы - беренче балага – 728 921,9 сум, икенче балага – 963 243,17 сум тәшкил итә, әгәр гаилә беренче балага ана капиталы алмаса.

Шул ук вакытта, цифрлаштыру ярдәм алуны шактый гадиләштерде. Югарыда санап үтелгән чараларның күбесе социаль Фонд тарафыннан актив билгеләнә. Билгеләнгән түләүләр турында дәүләт хезмәтләрендә белешергә мөмкин. (www.gosuslugi.ru/600321/1/f...)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International