ЯШЬ ТАБИГАТЬНЕ ӨЙРӘНҮЧЕЛӘР: БАЛАЛАР ЭКОЛОГ ҺӨНӘРЕ БЕЛӘН ТАНЫШТЫЛАР

2026 елның 17 марты, сишәмбе

«Балачактан килчәкне кайгыртып» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Алабуга муниципаль районының «Карлыгач» 18нче балалар бакчасы педагоглары 29нчы «Алтын балык» һәм 24нче «Чык тамчысы» балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен танып-белү чарасы үткәрделәр.

Очрашуның максаты – мәктәпкәчә яшьтәге балаларны эколог һөнәре белән таныштыру һәм аларга әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү. Педагоглар балалар өчен бай һәм мавыктыргыч программа әзерләделәр, ул балаларга экологлар эше турында аңлаешлы рәвештә оештырылган иде.

Тәрбиячеләр балаларның экология темасы белән кызыксынуын билгеләп үттеләр. Оештыручылар киләчәктә дә мондый һөнәри юнәлеш бирү чараларын үткәрергә, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрне башка кызыклы һәм мөһим һөнәрләр белән таныштырырга планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International