
Хөрмәтле алабугалылар һәм шәһәр кунаклары! Без сезне язны каршы алу һәм яңарыш бәйрәме - Нәүрүзгә чакырырга шатбыз!
Бәйрәм программасы 21 мартта Тынычлык проспекты, 28 адресы буенча урнашкан «Иллюзион» кинотеатрында уза. Чара 14: 00 сәгатьтә башлана.
Бәйрәмдә сезне бай һәм мавыктыргыч программа көтә:
- шәһәрнең иҗат һәм үзешчән коллективларының матур чыгышлары. Алар сезгә онытылмаслык шатлык һәм илһам минутлары бүләк итәчәк
- ялкынлы милли уеннар. Монда һәркем традицион күңел ачу һәм бәйрәм атмосферасына чума алачак.
- традицион мастер-класслар. Биредә сез үз кулларыгыз белән милли сувенирлар һәм көнкүреш әйберләре ясарга өйрәнә алырсыз.
Шулай ук сез шәрык тәм-томнарын һәм милли ризыкларын татып карый алачаксыз.
Бәйрәмгә керү бушлай.
Көтәбез!