АЛАБУГА ЯШЬ ГВАРДИЯЧЕЛӘРЕ МАХСУС ХӘРБИ ОПЕРАЦИЯ СУГЫШЧЫЛАРЫНА 3 ТОННА ГУМАНИТАР ЯРДӘМ ҖИБӘРДЕ

2026 елның 17 марты, сишәмбе

"Яшь Гвардия"нең Алабуга бүлеге махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җыю һәм җибәрү буенча масштаблы акция уздырды. Акция кысаларында безнең хәрбиләргә өч тонна йөк тапшырылды.

Җибәрелгән партиягә беренчел кирәк-яраклар, озак вакыт сакланучы продуктлар, эчә торган су, шәхси гигиена чаралары, медикаментлар, бәйләү материаллары, медицина препаратлары һәм шәхси саклану чаралары кергән.

Шулай ук солдатларга хатлар һәм открыткалар җибәрелде. Гуманитар ярдәм түбәндәге хәрби бүлекчәләргә тапшырылды: 1232нче полк, 272нче полк, 90нчы танк дивизиясе һәм 38нче мотоукчылар бригадасы.

 Алабуга яшь гвардиячеләре барлык битараф булмаган халыкны мондый акцияләргә кушылырга һәм Ватаныбызны саклаучыларга мөмкин кадәр ярдәм күрсәтергә чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International