Татарстанда көзге-кышкы ау сезоны тәмамланды. Хайваннар дөньясы объектларын аулау турындагы хисапны аучылар почта аша җибәрергә мөмкин. Табылган аучылык ресурслары турында мәгълүматны рөхсәт биргән ведомство адресына заказлы хат белән теләсә кайсы почта бүлекчәсендә җибәрергә була. Мәгълүматларны вакытында тапшырмаган яки тапшырмаган өчен административ җаваплылык каралган, шулай ук киләсе сезонга рөхсәт бирүдән баш тарту куркынычы бар.