КЕЧКЕНӘ ЧЕМПИОННАР: АЛАБУГАДА МӘКТӘПКӘЧӘ ЯШЬТӘГЕЛӘР ГТО НОРМАТИВЛАРЫН ТАПШЫРДЫЛАР

2026 елның 18 марты, чәршәмбе

17 март көнне Алабуга шәһәренең Җиңел атлетика манежында аеруча шау-шулы һәм күңелле булды! Биредә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында “Хезмәткә һәм оборонага әзер” бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшыру буенча спорт чарасы узды (I баскыч). 20дән артык малай һәм кыз, кечкенә булуларына карамастан, сынауларга җитди һәм җаваплы якын килделәр.

Балалар ГТО комплексы нормативларын үтәп, үзләренең җитезлекләрен, тизлекләрен һәм көчләрен күрсәттеләр. Яшь спортчыларга яңа җиңүләр һәм югары нәтиҗәләр телибез! Сез – безнең горурлыгыбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International