БҮГЕН КЫРЫМНЫҢ РОССИЯ БЕЛӘН КУШЫЛУЫНЫҢ 12 ЕЛЛЫГЫ БИЛГЕЛӘП ҮТЕЛӘ

2026 елның 18 марты, чәршәмбе

Бүген Кырымның Россияга кушылуына 12 ел тулды. Татарстан белән Кырымны күп нәрсә бәйли. Шуңа күрә безнең республикада бу вакыйгага аеруча җылы мөнәсәбәт.

Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы әлеге истәлекле датага багышланган акциягә кушылды. "Эврика" балалар музей-мәгариф үзәгендә "Кырым легендалары" дип аталган лекция сәгате узды. Чарада Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары катнашты. Үзәк методисты Элдар Гадиров шәкертләргә лекция үткәрде һәм аларны чын тарихи фактлар белән үрелеп барган Кырымның мавыктыргыч легендалары белән таныштырды.

"Кырым легендалары" мавыктыргыч чарасы студентларның дөньяга карашын киңәйтеп кенә калмады, ә Россиянең тарихын, географиясен һәм фольклорын өйрәнүгә кызыксыну уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International