Алабугада өлкән сыйныф укучылары өчен Шәһәр эшкуарлары советы һәм ТР Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе катнашында һөнәри юнәлеш бирү очрашуы узды. Чара чыгарылыш укучыларын эшмәкәрлек өлкәсендәге үсеш мөмкинлекләре белән таныштыруга һәм яшьләр стартапларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән иде. Ул мәктәп укучылары һәм тәҗрибәле бизнесменнар арасында ачык диалог рәвешендә узды.
Укучылар сораулар бирде, стартаплар турында фикер алышты. Алар шулай ук эшмәкәрлеккә таба беренче адымнар турында белделәр һәм заманча бизнеста нинди күнекмәләргә, белемнәргә аеруча ихтыяҗлык булуын ачыкладылар.
ТР Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе вәкилләре яшь эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме чаралары (грантлар, субсидияләр, укыту программалары һәм стартап инкубаторлары) турында сөйләде.
Чара әһәмиятле булып чыкты һәм өлкән сыйныф укучыларына туган шәһәрләрендә эшмәкәрлек амбицияләрен тормышка ашыру өчен менә дигән мөмкинлекләр булуын күрсәтте.