«ИҢ ЯХШЫ УКЫТУЧЫ» КОНКУРСЫНЫҢ РЕСПУБЛИКА ЭТАБЫНДА АЛАБУГАНЫ ӨЧ ПЕДАГОГ ТӘКЪДИР ИТӘ

2026 елның 18 марты, чәршәмбе

«Иң яхшы укытучы» конкурсының республика этабында Алабуганы өч педагог тәкъдир итә. 16-19 март көннәрендә Казанда «Россиянең иң яхшы укытучысы» һәм «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бөтенроссия һөнәри осталык конкурсларының төбәк этабы уза.

Конкурста Алабуга районыннан «Адымнар-Алабуга» полилингваль белем бирү комплексының инглиз теле укытучысы Вильданова Ирада, шушы ук мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсинә Сәгъдиева һәм 10нчы күппрофильле лицейның инглиз теле укытучысы Семенова Ксения катнаша. Конкурсантларга эксперт жюри каршында педагогик осталыкларын, дәрескә иҗади якын килә белүләрен һәм авторлык методикаларын күрсәтергә кирәк булачак.

Катнашучыларыбызга илһам, үз көчләренә ышаныч һәм, әлбәттә, җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International