

Яз җитү белән сулыклардагы боз гаять куркынычка әверелә. Бу чорда кешеләр һәм техниканың боз астына китүе белән бәйле һәлакәтләр куркынычы арта. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе гражданнарга куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә һәм коткаручыларның кисәтүләренә игътибар итергә киңәш итә.
Төп кагыйдәләрне истә тотыгыз:
- язгы ташу чорында бозга чыгу катгый тыела;
- балаларны һәм хайваннарны сулыклар янында караучысыз калдырмагыз;
- кара таплы, боз ярылган урыннардан китегез;
- рәсми боз кичүләреннән тыш автотранспортта, кар машиналарында һәм мототехникада бозга чыгу куркыныч һәм тыелган.
Әгәр дә сез бәхетсезлек вакыйгасына шаһит булсагыз:
1. Бу хәл турында кичекмәстән «112» ашыгыч хезмәт чакыруының бердәм номеры буенча хәбәр итегез.
2. Боз янына якын килмәгез һәм бозга мөстәкыйль чыкмагыз – бу кабат җимерелүгә китерергә мөмкин.
3. Батучыны коткару өчен кул астында булган чараларны кулланыгыз: зыян күрүчегә таяк, бау, каеш яки шарф сузыгыз. Моны бозга ятып акрын гына эшләргә кирәк.
4. Мөмкин булса, коткаручылар килүен көтегез.
Ата-аналарга аерым мөрәҗәгать итәбез, язгы чорда су янында уеннарның куркынычлыгы турында балалар белән аңлату әңгәмәләре үткәрегез. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!