
21 мартта 11:30 сәгатьтә Алабуганың Ленин мәйданында гастрономия фестивале уза. Бөтен шәһәр халкын һәм кунакларны ял көннәрен кызыклы итеп уздырырга: тәмле пылау авыз итәргә, йолдызлы кунаклар белән аралашырга һәм бәйрәм кәефе алырга чакыралар.
Фестиваль оештыручылары бөтен гаилә өчен бай программа әзерләгәннәр.
Зур казанда пылау әзерләнәчәк. Профессиональ шеф-пешекче мастер-класс үткәрә һәм пылау әзерләү серләре белән уртаклашачак. Фестивальнең махсус кунагы – Татарстан халыклары ассамблеясенең Алабуга районындагы вәкиллеге директоры Зөләйха Эмирбекова.
Бәйрәм кәефе өчен Григорий Галкинның ялкынлы шоу-программасы җавап бирәчәк.
Мәйданда сәүдә җәеләчәк. Бөтен гаиләгез белән килегез. Сезне кайнар пылау, кызыклы танышулар, якты тәэсирләр һәм яхшы кәеф көтә! Ял көннәрен Алабуга белән бергә тәмле итеп уздырыгыз!
Сезне 21 мартта Ленин мәйданында көтәбез!